боерыгы белән Рахман исемле сүрәсендә бик каты, көчле рәвештә утыз бер тапкыр шушы аять белән куркыта. Шөкеранасыз-лыкның ялганлау һәм инкяр итүгә тиң булуын исбат итә.
Әйе, Коръән-Хаким ничек итеп шөке-рана кылуны яратылуның нәтиҗәсе дип күрсәтә, шулай ук зур Коръән рәвешендә-ге галәмдә шөкерне галәм яратылуының иң мөһим нәтиҗәсе итеп күрсәтә. Чөнки галәмгә игътибар белән каралса, шунысы күренә: галәмнең төзелүе, тәшкил ителүе шөкерлекне нәтиҗә бирә торган бер рәвештә. Һәрбер нәрсә шекергә карый һәм аңарга юнәлеп тора. Гүя ки шул яратыл-ган агачның (галәмнең) җитештергән иң югары җимеше һәм шушы галәм фабрика-сының җитештергән иң югары дәрәҗәле әйбере -шөкер.
Соңыннан күрәбез ки, бөтен җан иялә-ре дә бер түгәрәк рәвешендә яратылган. Шуның өчен бөтен җан ияләреннән хасил булган нәтиҗәләр инсанда берләшә. Ал-лаһы Тәгалә бөтен җан ияләрен Адәм ба-ласының әтрафында туплап, аңарга хезмәт иттерә һәм кешене бөтен барлыкларга хөкем итүче хуҗа кыла. Димәк, Халикы-Зөл-Җәлаль (күркәмлек иясе, юктан бар итүче Аллаһ) бөтен җан ияләре өчен дә инсанны сайлый, галәмдә аның булуын ихтыяр кыла.
Türkçe
English
العربية
Pyccĸий
français
Deutsch
Español
italiano
中文
日本語
Қазақ
Кыргыз
o'zbek
azərbaycan
Türkmence