Әйе, ризыкка мохтаҗ агачлар көчсез-ихтыярсыздыр Урыннарында итәгатьле генә басып торган хәлдә, ризык аларга үзе килә. Шулай ук, көчсез балаларның ри-зыклары могҗизалы рәвештә имчәкләрдән авызларына агыла. Балаларга бераз көч һәм ихтыяр керсә, аларны имчәктән аера-лар. Бигрәк тә, Адәм балаларының анала-рына шәфкать хисе бирелүе шунысын бик ачык исбат итә: хәләл ризык көч һәм их-тыярга капма-каршы... Ул, киресенчә, ба-рына канәгать иткән, көчсез вә зәгыйфьләргә килә.
Гомумән, кайгы-хәсрәткә сәбәп булган хирыслылыкны тудыручы көч, ихтыяр, зирәклек кайбер адәмнәрне хәерчелеккә китерә, ә надан кешеләрнең канәгать итүләре көчсезлекләре аларны байлыкка ирештерә.
كَمْ عَالِمٍ عَالِمٍ أَعْيَتْ مَذَاهِبُهُ وَجَاهِلٍ جَاهِلٍ تَلْقَاهُ مَرْزُوقًا
Бу сүзләрнең мәкальгә әверелүе, хәләл ризыкның көч һәм ихтыяр белән табылмаганын исбат итә. Хәләл ризык кешенең эшен, тырышлыгын кабул иткән рәхим-шәфкатьле Зат тарафыннан бирелә, Кыз-ганучы Затның игелеге буларак бирелә. Ризык ике төрле була. Беренче төр: Хакыйкый, табигый ри-зык. Ул Аллаһның вәгъдәсендәдер, могҗи-залы рәвештә бирелә. Мәсәлән, гәүдәдә май һәм башка сурәттә җыелган ризык белән кеше бер нәрсә ашамаган килеш тә егерме көннән артык яши ала. Димәк, егерме-утыз көнлек ачлыкка түзә алмыйча, ачлыктан вафат итүчеләр, ризыксызлыктан түгел, киресенчә, начар гадәткә ияләшүдән һәм шул гадәтен кинәт кенә ташлаганнан ки-леп чыккан бер авыру аркасында үләләр. Икенче төрр^гаьж/Кешенең начар гадәт, исраф һәм дөрес кулланмау нәтиҗәсендә кулланылуы зарурлык рәвешен алган ясал-ма ризык. Бу ризык исә, Аллаһның вәгъдәсендә түгел. Теләсә - бирә, теләмәсә -бирми. Кайвакыт бирер, кайвакыт бирмәс. Сәгадәт һәм ләззәтнең нигезе булган икъ-тисад вә канәгать белән, хәләл хезмәтне үзенә күрә бер гыйбадәт һәм ризык хакы-на укылган дога дип белеп, Аллага рәхмәтле һәм бурычлы буларак, шул игелекне кабул иткән кешенең гомере бәхет-ле узар.