РАМАЗАН РИСАЛӘСЕ | РАМАЗАН РИСАЛӘСЕ | 15
(1-61)

Беренче карашка тәмсез күренә торган нигъмәтләрнең тәмен татуга куәтле бер сәбәп. Исраф нәтиҗәлә-ре исә, шул әйтелгән хикмәтләргә каршы булганы өчен бик куркынычтыр.

ИКЕНЧЕ НОКТА: Юктан бар итүче, хикмәтле яратучы Аллаһ, кешенең гәүдәсен бик камил бер сарай рәвешендә һәм бик тәртипле бер шәһәр мисалында яраткан һәм авыз тәме тойгысын шул са-райда (гүдәдә) сакчы итеп урнаштырган. Сеңер һәм тамырларны исә телефон чыбык-лары кебек авыз тәме тойгысы белән гәүдә мәркәзендәге ашказаны арасында бәйләнеш, хәбәрләшү чарасы итеп ясаган. Бу тойгы авызга килгән матдә турында тамырларга хәбәр бирә, әгәр ашказаны өчен зарарлы булса, "ярамый" дияр, тыпь ка чыгарып ташлар. Кай вакыт, гәүдәгә файдасы булмавы белән бергә зыянлы һәм ачы булса, шул чак тышка ташлап битенә төкерә.

Менә шул рәвешчә, авыздагы тәм алу тойгысы сакчы вазифасын үти. Ашказаны гәүдәнең идарәсе системасында хуҗа, хаким ролен уйный. Ул аның хуҗага би-релгән бүләкнең йөз дәрәҗә кыйммәте бул-са, сакчыга аның бары тик биш дәрәҗәле-се генә бирелер. Артык була алмас. Артык булса, сакчы горурланып, баш күтәреп, үз вазифасын онытып, артык бүләк биргән коткычыларны сарай эченә кертер.

Бу серне аңлар өчен бер мисал: ике ка-бырлык ризык алыйк; файдасы күп бул-ган бер порция сыр һәм йомырка кырык тиен тора, икенче порция (кабырлык) тат-лы бәлешләрнең бәясе - кырык сум. Бу ике порция авызга кергәнче, тигезләнәдер.
Тавыш юк