ТУГЫЗЫНЧЫ НОКТА: Рамазанньщ уразасы турыдан-туры кешенең нәфес тәккәберлеген югалтып, көчсез булганлы-гын күрсәтә. Уразаның кешегә аның габит бәндә (гыйбадәт кылучы, Аллаһка кол-лык итүче) икәнлеген белдеруе ягыннан бик күп хикмәтләре бар. Берсе шул: нәфес Раббысын (тәрбиячесе булган Аллаһны) танырга теләмәс, Фиргавен кебек үзен-үзе тәрбияли алырмын дип уйлар. Никадәр газап бирелсә дә, җафаландырылса да> җәзаландырылса да шул начар тамыр ка-нында калыр. Ачлык исә ул тамырны тиз кисәр, ягъни югалтыр. Уразалы кеше нәфсендә урнашкан Фиргавенлек хисенә һөҗүм итәр, аны атып үтерер, гаҗиз, зәгыйфь бер бәндә булганын нәфесенә бел-дерер, өйрәтер.
Хәдис риваятьләрендә шундый бер хи-кәя бар. Пәйгамбәр (с.г.в.) үзенең бер хәди-сендә болай аңлата: Аллаһе Тәгалә нәфес-не яраткач сорады: "Мин кем, син кем?" Нәфес "Мин-мин, син-син"дип җавап бир-де. Аллаһ аны утка атып газаплар биреп тагын сорады, "мин кем син кем" дип. Нәфес әүвәлечә үк: "Әнә әнә, әнтә әнтә" (Мин-мин, син-син инде) дип әйтте, үзенә нинди җәзалар бирелсә дә, шул тәкәббер-легеннән ваз кичмәде. Соңрак ачлык газа-бы бирде, ач калдырды, Шуннан соң та-гын сораган: "Мән әнә, Вәма әнтә" (М.ин кем, син кем?)
Türkçe
English
العربية
Pyccĸий
français
Deutsch
Español
italiano
中文
日本語
Қазақ
Кыргыз
o'zbek
azərbaycan
Türkmence