Бу кадәр гаҗиз вә зәгыйфь (Аллаһ алдында ярлы) һәм мохтаҗ булган кешенең рухы өчен гыйбадәт, тәвәккәл (Аллаһка тапшырылу), тәслим (Аллаһка бирелү)нең нинди зур бәхет һәм нигъмәт булганын бөтенләй сукыр булма-ган кеше күрер һәм аңлар.
Билгеле ки, зарарсыз юл зарарлы юлдан, уннан бер ихтималда булса да, яхшырактыр. Безнең мәсьәләбез булган убудият (Аллаһка кол булу) юлында - үзенең зарарсыз булуы аркасында - уннан тугыз өлеш ихтималында Сәгадәте әбәдият (мәңгелек җәннәт сәгадәте) хәзинәсе бардыр. Бозыклык һәм наданлык юлында исә - үзенең файдасыз булуы ар-касында - уннан тугыз ихтималында әбәди (мәңге-лек) бәхетсезлек һәм һәлакәт бардыр. Бу мәсьәлә бик күп вәлиләрнең һәм галимнәрнең таныклыгы вә дәлилләре белән исбат ителгәндер.
Шулай итеп, ахирәттәге кебек үк, дөнья бәхете дә гыйбадәттә һәм Аллаһка кол, бәндә булудадыр.
Димәк, без һәрчак
اَلْحَمْدُ للهِ عَلَى الطَّاعَةِ وَالتَّوْفِيقِ
Türkçe
English
العربية
Pyccĸий
français
Deutsch
Español
italiano
中文
日本語
Қазақ
Кыргыз
o'zbek
azərbaycan
Türkmence