Бу фани яшәүнең дәвамы өчен ашка-занына ризык теләгән кебек үк, мәңгелек җәннәт өстәлләрендәге мәгънәви азыкларны да күңелдән теләр. Шундый теләкләр белән тулган инсан күңе-лен һәм рухын бары тик мәңгелек ахирәткә ышану гына туйдырыр.
Бервакыт яшь чакта үземнең хыялымнан сорадым: "Сиңа бер миллион ел гомер һәм дөнья солтанлыгы бирелгәннән соң, терелмичә үзеңнең юкка чыгуың-ны телисеңме? Яки авырлыклар тулы дөнья тормы-шыннан соң мәңгелек бер хәят телисеңме?" Аны тыңлап карадым, - икенчесен теләде һәм: "Җәһәннәм булса да, бакый булырга теләр идем", - диде. Шун-нан соң аңладым ки, инсаннарның йөзләрчә мәгънәви хисләреннән берсе булган хыялы, миллион ел бәхет-ле булса да, фани тормышның ахырында үзенең юкка чыгуын теләми. Киресенчә, мәңгелекне, бакыйлык-ны тели. Шуның белән аңладым ки, инсаннарның рухын бары тик ахирәттәге мәңгелек тормышка ышану гына канәгатьләндерер.
ИКЕНЧЕСЕ. һәр кешенең һәрвакыт иң борчыган кайгысы шул -кабергә күмелеп, чын күңелдән сөйгән дусларыннан аерылып китүедер. Инсанның милли-оннарча дусларының (Адәм галәйһиссәламнән бу көнгә хәтле килгән изге кешеләрнең) юкка чыгула-рын уйлап, күңеле борчылып, рухи-мәгънәви, тирән бер яра белән сызланыр. Шул вакыт ахирәткә ыша-ну аның кальбенә керсә, ул инсан рухын караңгы хәлләрдән коткарыр. Ул иман күзе белән караса, -аның миллионнарча изге дуслары терелгәннәр һәм аны көтеп торалар. Ул ахирәткә иманның шул нәтиҗәсен уйлап, күңелен шатландырыр.
Türkçe
English
العربية
Pyccĸий
français
Deutsch
Español
italiano
中文
日本語
Қазақ
Кыргыз
o'zbek
azərbaycan
Türkmence