Nur.gen.tr
Бисмиллаһ һәр хәернең башыдыр.
Рисалә-и Нур Көллияте
Рисалә-и Нурдан Әсма-и Илаһи
Халлак-ы Бимисал: һәрнәрсәне тиңдәшсез һәм мисалсыз бер нәтиҗә белән яратучы Аллаһ
Рисалә-и Нурдан бер цитата
Заман күрсәтте ки, җәннәт арзан түгел; җәһәннәм хәтта файдасыз түгел.
Игътибарга лаеклы
Әгәр намаз кылмасаң, синең бу көнге галәмең караңгылык һәм югалту хәлендә таралып бетәчәк. Намаз кылучының калган башка гамәлләре дә, гүзәл бер ният белән гыйбадәт хөкемен алыр. Гыйбадәтнең рухы - ихластыр. Ихлас исә, башкарылган гамәлнең бары тик әмер ителгәне өчен генә башкарылуыдыр.
Рисалә-и Нурдан бер кыйсса, бер һиссә
Сүз белән башкарылган доганың кабул булуы ике тарафлыдыр: Я шул ук соралган рәвештә кабул булыр; яисә тагы да яхшырагы бирелер. Мәсәлән, берәрсе үзенә ир бала сорар. Җәнаб-ы Хак, Хәзрәт-и Мәрьям кебек бер кыз бала бирер. "Догасы кабул булмады" диелмәс. "Тагы да яхшы бер сурәттә кабул ителде" диелер. Һәм кайвакыт үз тормышының бәхете өчен дога кылыр. Догасы ахирәт өчен кабул ителер."Догасы кире кагылды" диелмәс. Бәлки, "Тагы да күркәм бер сурәттә кабул ителде" диелер, һбш... Һичшиксез Җәнаб-ы Хак Хәкимдер. Без Аннан сорарбыз, Ул да безгә җавап бирер. Фәкать хикмәтенә күрә безнең белән мөгамәлә итәр. Хаста, табипның хикмәтен гаеп итә алмас. Хаста бал теләр; белгеч табип, бизгәгенә каршы хинин (мед.-дару) бирер. "Табип мине тыңламады" диелә алмас. Бәлки ах-зарын тыңлады, ишетте, җавабын да бирде, теләген яхшы бер рәвештә җиренә җиткерде. Мәктүбат / 24. 3 нче нөктә
Рисалә-и Нур Көллияте
 | 
Pharmaceutical Track & Trace System İlaç Takip Sistemi