Nur.gen.tr
Бисмиллаһ һәр хәернең башыдыр.
Язулар | Мигъраҗның нәтиҗәсе һәм файдасы нәрсәдәдер? - 18.7.2009 22:42:01
 
Мигъраҗның нәтиҗәсе һәм файдасы нәрсәдәдер?

Мигъраҗның нәтиҗәсе һәм файдасы нәрсәдәдер?

    Әлҗавап: Шушы мәгънәви җәннәт агачы булучы Мигъраҗның бишйөздән артык җимешләреннән үрнәк итеп бары бишен генә аңлатып үтәрбез.

     Беренче җимеш: Иман баскычларының хакыйкатен үз күзләре белән күреп, фәрештәләрне, Җәннәтне, ахирәтне, хәтта Зат-ы Зүлҗәлале күз белән тану; галәмгә һәм кешелеккә шундый бер хәзинә һәм нур, башы һәм азагы булмаган мәңгелек бер бүләк китергән ки: Бу галәмне таркау, фани һәм буталчык бер уйдырма халәттән чыгарып, шул нур һәм шул җимеш ярдәме белән бу галәмнең изге иләһи язмалар, Аллаһның матурлыгының гүзәл көзгеләре булган асыл йөзен күрсәткән. Галәмне һәм барлык тере җаннарны шатландырып сөендергән. Һәм шул нур һәм шул җимеш ярдәмендә кешеләрне аңлашылмаз, буталчык, гаҗиз, фәкыйр, теләкләре чиксез, дошманнары очсыз-кырыйсыз һәм фани, бетүче бер адашкан фикерләр халәтеннән шул кешене шул нур һәм шул кудси җимеш ярдәмендә иң зур тәкъвалыкта бер Аллаһ кодрәтенең могъҗизасы һәм иләһи язмаларның туплам үрнәге (бите) һәм Үткән һәм Киләчәк Мәңгелекләр Солтанының бер тыңлаучысы, һәр үзгәрешне тоючы колы, камиллегенең үрнәген үзендә йөртүчесе, якын дусты һәм матурлыгының сокланып калучысы, сөйгәне һәм мәңгелек Җәннәтенә аны ялварып сораган кадерле кунагы рәвешендәге хакыйки сурәтендә күрсәткән. Кеше булган барлык кешеләргә ниһаятсез бер куаныч, чиксез бер дәрт биргәндер...

     Бишенче җимеш: Кешенең галәмнең иң кыйммәтле җимеше һәм Галәмнәр Хуҗасының иң кадерле сөеклесе булуы Мигъраҗ белән аңлашылган һәм бу җимешне җеннәр һәм кешеләргә китергәндер. Кечкеннә генә бер мәхлукъ, зәгыйф бер хайван һәм гаҗиз бер җан иясе булган кешене шул җиеш белән шулхәтле югары бер дәрәҗәгә чыгара ки: Галәмнең бөтен барлыклары өстендә бер солтанлык дәрәҗәсе бирә. Һәм шундый бер сөенеч һәм куанычлы бәхет бирә ки, аңлатып бирелә алмас...

Соңгы язмалар
 » Рамазан
 » Мигъраҗның нәтиҗәсе һәм файдасы
 » тәсбихәт. ястү намазы
 » тәсбихәт. ахшам намазы
 » тәсбихәт. икенде намазы
 » тәсбихәт. өйлә намазы
 » тәсбихәт. иртәнге намаз
 » Беренче вазифабыз
 » Гаиләләребез көчле булсын!
 » Сәмәрканд арысланы.
Иң күп укылучы язмалар
 » Гаиләләребез көчле булсын!
 » Беренче вазифабыз
 » Мигъраҗның нәтиҗәсе һәм файдасы
 » Хушлашу мизгеле
 » Тагын да яхшырагын таптым, әни!
 » Сәмәрканд арысланы.
 » Һәр көнебез бер гөлебездер
 » тәсбихәт. ахшам намазы
 » тәсбихәт. икенде намазы
 » тәсбихәт. иртәнге намаз
 | 
Pharmaceutical Track & Trace System İlaç Takip Sistemi