Nur.gen.tr
Бисмиллаһ һәр хәернең башыдыр.
Хәбәрләр | Газиз, садыйк, фидәкарь, каһраман кардәшләребез: - 15.11.2010 20:22:13
 
Газиз, садыйк, фидәкарь, каһраман кардәшләребез:

Газиз, садыйк, фидәкарь, каһраман кардәшләребез:

Беренчедән, мең сәлам белән килүче мөбарәк корбан бәйрәмегезне бөтен җаныбыз белән тәбрик, Аллаһ ризалыгы өчен булган хезмәтләрегезнең кабул булуы һәм Рәсул-и Зишанның шәфәгатенә ирешүегезгә дөнья һәм ахирәт бәхете өчен даимә дога итеп торабыз.

Бу мөбарәк корбан бәйрәмендә чалынган корбаннарыгызның Хозур-ы Илаһидә кабул булуы һәм чалынган һәр корбанның төкләре санынча гамәл дәфтәрегезгә саваплар язылуы өчен дога итәбез.

Бу мөбарәк корбан бәйрәме һәм ислам галәме өчен, һәм Рисалә-и Нур шәкертләре өчен бик әһәмиятле һәм кыйммәтледер. Рисалә-и Нур шәкертләренең ахирәт гамәлләрендә савап уртаклашу кагыйдәсе сере буенча, Хаҗда шушы мизгелдә Мәккә-и Мөкәррәмәдә Кагъбә-и Муаззам тирәсендә тәваф кылучы һәм бүген Гарәфәдә Гарәфәт тавында миллионнарча хаҗиларның кулларын күтәреп, күзләреннән яшьләр агызып әйтәчәк догаларына безләрнең дә амин, амин диеп шул догаларга уртак булуыбыз сәбәбе буенча гөнаһларыбызның гафу ителүенә, догаларыбызның һәм хезмәтләребезнең кабул булуына Аллаһ ризасы һәм Пәйгамбәребезнең шәфәгатенә сәбәп булачагына Аллаһның чиксез рәхмәтенә өмет итеп кабул ителәчәген ялварып көтәбез.

Хаҗга бару өчен миллионнар тотып малларын фидәкарьлектә булулары, бу озын юлчылыкта берникадәр авырлыклар, арулар, йокысыз төннәр үткәреп гыйшык һәм шатлык белән башкарганлыктан ихлас, садәкать, самимият һәм фидәкарьлек белән Аллаһ Ризасы юлында башкарылганы өчен узган гомер гөнаһларының сөртелүенә сәбәп булганы шикелле, аларга чын йөрәктән, рух, акыл, хыял белән кушылып бутен җаннарыбыз санынча безнең дә гөнаһларыбызның гафу, догаларыбызның кабул ителүенә сәбәп булачагына нык ышаныч белән өмет итәбез.

Һәм анда, Хаҗда меңләгән нур таләбәсенең дә булуы, казаначак савапларының бер өлешенең безгә дә киләчәгенә, Коръән хезмәтенең бөтен дөньяда чәчәк атачагына һәм миллионнарча инсаннарның файдасына сәбәп булачагына ышанабыз.

Бу уңайдан, Бәдиүззаман Хәзрәтләренең дә шул ук фикердә, шул ук сүзләр белән аңлатуын күз алдына китерәбез.

Рисалә-и Нур шәкертләренең ахирәт гамәлләрендә савап уртаклашу кагыйдәсе сере буенча һәр берсенең казанган савабы күләмендә кардәшләренә дә шул ук күләм хәтле гамәл дәфтәренә кертелүе илаһи рәхмәт һәм юмартлыгының мәҗбүриятедер.

Рисалә-и Нурга кавышуның, укуның һәм башкаларга файдалы булуның ни кадәр илаһи бүләк булуын Үстадыбызның 1925-34 елларында Барладан җибәргән хатларыннан һәм Хулуси Агабәйдән аңа килгән хатларыннан аңлый алабыз.

Соңгы хәбәрләр
 » Газиз, садыйк, фидәкарь, каһраман
 » Рамазан-ы Шәрифкә карый
 » Ләмалар..
 » Голландия Ислам Университетының
 » Нур Сүзләре - Җан азыгы.
 » Мәүлид Бәйрәме Котлау Хаты
 » Бетмәс Нур чишмәсе
 » Сүзләр җыентыгын укыгыз!
 » Нур көллияте тәрҗемә ителә.
 » Нурчылар һәм Казан
Иң күп укылучы хәбәрләр
 » Сүзләр җыентыгын укыгыз!
 » Бетмәс Нур чишмәсе
 » Мәүлид Бәйрәме Котлау Хаты
 » Нур Сүзләре - Җан азыгы.
 » Голландия Ислам Университетының
 » Ләмалар..
 » Газиз, садыйк, фидәкарь, каһраман
 » Сәгыйт Үздәмир Абыйның Нур календаре
 » Секталар һәм диннәр
 » 2009 Нур Календаре Басылды
 | 
Pharmaceutical Track & Trace System İlaç Takip Sistemi