Nur.gen.tr
  • Бисмиллаһ һәр хәернең башыдыр.
  • Lang
    • Lang Türkçe
    • Lang English
    • Lang العربية
    • Lang Pyccĸий
    • Lang français
    • Lang Deutsch
    • Lang Español
    • Lang italiano
    • Lang 中文
    • Lang 日本語
    • Lang Қазақ
    • Lang Кыргыз
    • Lang o'zbek
    • Lang azərbaycan
    • Lang Türkmence
    • Башка телләр
  • Кулланучы кереше

    Шифрымы оныттым
    Яңа кулланучы
    • Кереш
    • Яңа кулланучы
  • БАШ МЕНЮ
  • РИСАЛӘ-И НУР
  • МУЛЬТИМЕДИЯ
  • КИТАП САТУ
  • ЭЛЕМТӘ
  • КАТНАШУ ПРОГРАММАЛАРЫ
      • КОРЪӘН-Е КӘРИМ ХӘТЕМЕ
        • Коръән Хәтеме
        • Уртак Коръән-е Кәрим Хәтеме
        • Алынмый калган хизбләр
      • ҖӘҮШӘН ХӘТЕМЕ
        • Җәүшән хәтеме
        • Уртак Җәүшән хәтеме
        • Алынмый калган бүлекләр
      • САЛАТ-Ы НАРИЯ УКУ
      • РИСАЛӘ-И НУР УКУ
  • КОРЪӘН-Е КӘРИМ
      • КОРЪӘН УКУ
  • ҖӘҮШӘН-ҮЛ КӘБИР
      • ҖӘҮШӘН УКУ
  • БАШ МЕНЮ
  • РИСАЛӘ-И НУР
  • МУЛЬТИМЕДИЯ
  • КИТАП САТУ
  • ЭЛЕМТӘ
  • КАТНАШУ ПРОГРАММАЛАРЫ
    • Коръән-е Кәрим Хәтеме
      • Коръән Хәтеме
      • Уртак Коръән-е Кәрим Хәтеме
      • Алынмый калган хизбләр
    • Җәүшән хәтеме
      • Җәүшән хәтеме
      • Уртак Җәүшән хәтеме
      • Алынмый калган бүлекләр
    • Салат-ы Нария уку
    • Рисалә-и Нур уку
  • КОРЪӘН-Е КӘРИМ
    • коръән уку
  • ҖӘҮШӘН-ҮЛ КӘБИР
    • җәүшән уку
  • Рисалә-и Нурга сорау бир
  • Еш соралучы сораулар
  • Файдалы сайтлар
  • Кунак дәфтәре
  • Нур Радио
  • Рисалә-и Нурга сорау бир
  • Еш соралучы сораулар
  • Файдалы сайтлар
  • Кунак дәфтәре
  • Нур Радио

Һәр көнебез бер гөлебездер 15 Ocak 2009

Image             Һәр көнебез бер гөлебездер   
Кайвакыт уйланам, тормышыбызда кирегә кайту мөмкинлеге булса күбрәк нинди эшләрне үзгәртер идек. Хаталарыбызны эшләмәсме идек, яисә эшләмәгәнебез өчен үкенгән нәрсәләрне эшләр идек. Әйтергә соңга калган җөмләләрне вакытында сөйләр идек. Яисә сөйләгәннән соң үкенгән сүзләрне һич әйтмәс идек... Кайвакыт белеп, я дә белмичә якыннарыбызга кызган баштан әйтеп ташлаган авыр сүзләрне тагын бер кат һич сөйләрме идек?
Соңга калган, качырылган мөмкинлекләрне заманында кулланырдык. Соңыннан үкенеп өзгәләнмәс идек. Үткән көннәребезне хәтер тартмасыннан чыгарып шулай бер күздән кичерсәк, кем белер ни хәтле “Их, шуны шулай эшләсә идем, их, моны болай эшләсә идем, их, шуны һич эшләмәсә идем” кебек үкенечләребез булачактыр.
Кысрыклаган хакларның, үтәмәгән вазифаларның кайтарылуы өчен ниләр генә бирмәс идек? Үткәнне кабаттан яшәү мөмкинлеге бирелсә иде, тормышыбызны никадәр гүзәл яшәр идек дип төшенәбез. Үткәнне кабат яшәргә мөмкинлек юк, шулай да бу көнебез әлегә кулдан чыкмады. Үткәннән сабак алып киләчәгебезне дөресрәк үткәрә алабыз.
Үткән заман кулыбыздан чыкты. Аны кабаттан китерергә мөмкинлегебез юк. Киләчәк исә әлегә килмәгән. Аның да ни китерәчәген белмибез. Димәк көн - бу көндер! Әлегә гомеребез дәвам иткәнгә күрә һәм вакытыбыз чыкмаганга күрә киредә калган гомеребезне тагын да яхшы бер рәвештә яшәү мөмкинлегенә ия без. Үткәндәге “Их” дигән эшләрне яңадан кабатламыйча кабат үкенүләр чокырына төшми кала алабыз. Эшләргә теләп тә качырган форсатларны хәзер бәяләргә мөмкинлегебез бар.
Шулай итеп, алдыбызда һәр көн чип-чиста ап-ак бер бит ачыла. Бу биткә һәр көнебезне теләгәнебезчә язарга хакыбыз бар. Кулыбызга һич кителмәгән, тотылмаган бәллүрдән дә гүзәл кыйммәтләр тоттырыла. Дикъкатьле булсак кулыбыздан һич тә төшермәбез, кырмабыз, югалтмабыз...
Һәр көн егерме дүрт алтын кыйммәтендә егерме дүрт сәгатебез бар. Бу заманга, киләчәктә шатлык тоячак иң якты истәлекләрне сыйдыра алабыз. Тагы да күбрәк яхшылык эшли, тагы да күбрәк кешегә якынлашып йөрәкләрдә гүзәл бер урын казана алабыз.
Һәр яңа көн, яңа ачылган бер гөл кебектер. Көн буена аңы ничек карасак шулай булачак. Көнебезне шиңдермик, көнебезнең ихтыяҗы булган яктылыкны, һаваны, суны, игътибарны, яратуны аңа бирик. Һәм соңыннан, кайдан белә алабыз шул көнебезнең гомеребезнең соңгы көне булмыячагын? Ничек һәм ни өчен вафат итсәк кабаттан шулай терелтелмиячәкбезмени?
Шулай булгач мәхәббәт өчен үтсен һәр көнебез. Тагы да күбрәк күңелләр казану булсын эшебез, көчебез. Гомер дәфтәрләрен иң якты истәлекләр, гамәл дәфтәрләрен иң бөек саваплар белән тутыру булсын бөтен хәсрәтебез.
Сулган гөлләр артыннан “аһ” диеп елаганчы, кулыбызда булган гөлләрне яхшылабрак карыйк. Соңгы сулышыбызга кадәр бу гәлләрне шиңдермик.
Язучы: Мәһтап Елдырым

Чыганак

Соңгы язмалар

Рамазан

  • by NurGenTr
  • 23 Ağustos 2010

Мигъраҗның нәтиҗәсе һәм файдасы нәрсәдәдер?

  • by NurGenTr
  • 18 Temmuz 2009

тәсбихәт. ястү намазы

  • by NurGenTr
  • 31 Mayıs 2009

тәсбихәт. ахшам намазы

  • by NurGenTr
  • 31 Mayıs 2009

тәсбихәт. икенде намазы

  • by NurGenTr
  • 31 Mayıs 2009

тәсбихәт. өйлә намазы

  • by NurGenTr
  • 31 Mayıs 2009
Язулар

Хата белгерт

Тел.: +90 312 213 16 26
Эл.почта: nur[@]nur.gen.tr
Баш меню Рисалә-и Нур Мультимедия Китап Сату Элемтә